Үзәк китапханәдә Георгий тасмасын кулланып декоратив брошка ясау буенча мастер-класс узды

2022 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

9 Май бәйрәменең алыштыргысыз атрибутларының берсе - Георгий тасмасы. Аны кулга бәйлиләр, күкрәккә беркетәләр, тик ни өчен гомуми кабул ителгән гадәткә бераз үзгәреш кертмәскә һәм бу символны тагын да матуррак итмәскә!

5 май көнне, «Пушкин картасы» проекты кысаларында, Үзәк китапханәдә  Георгий тасмасын кулланып, декоратив брошка ясау буенча Җиңү көненә багышланган мастер-класс үткәрелде. Декоратив брошка ясаган вакытта, мастер-класста катнашучылар Георгий тасмасының барлыкка килү тарихына да кагылдылар, чөнки аларга брошка ясау алымнары һәм серләре белән генә чикләнмичә, бу символның тарихы турында да сөйләделәр. Балалар үз куллары белән тасмалардан декоратив брошкалар ясадылар, ә алар үзенчәлекле һәм оригиналь килеп чыкты. Һәр катнашучы үзенә 9 Май бәйрәм көне дәвамында горур рәвештә тагып йөртәчәк Җиңү символын әзерләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International