Бүген «Электросоединитель» АҖ предприятиесе территориясендә Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган митинг узды.
«Электросоединитель» АҖ генераль директоры Рәшит Нәбиуллин җыелучыларны бәйрәм белән котлады һәм митингны ачык дип игълан итте. Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллин котлауларга кушылды һәм барысына да иминлек, тыныч күк йөзе теләде.
Митингта шулай ук сугыш чоры балалары, завод ветераннары Дания Гайнетдинова һәм Антонина Зубарева катнашты. Дания Әхмәдулла кызы завод хезмәткәрләренә изге теләкләр белән мөрәҗәгать итте һәм шул дәһшәтле сугышта һәлак булганнарны искә алу өчен бер минут тынлык игълан итте.
Бәйрәм ахырында барлык катнашучылар да җитәкчелек вәкилләре белән бергә Хәтер мемориалына чәчәкләр салдылар.