Көрәшчеләрнең нәтиҗәләре - ике алтын, көмеш һәм ике бронза

2022 елның 6 мае, җомга

Шулай итеп, грек-рим көрәше буенча ТР беренчелеге нәтиҗәләре буенча безнең җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде.

Беренче урыннарны тренер Ринат Ситдыйков тәрбияләнүчеләре  яулады - 48 кг авырлык категориясендә алтын медальгә Әмирхан Солтанбәков лаек булды, 44 кг авырлык категориясендә Ратмир Солтанбәков.

35 кг авырлык категориясендә икенче урынны Искәндәр Зәйдуллин (тренер Тимур Борһанов) яулады.

Тренер Алинур Хәмитов, Әмир Камалиев (52 кг) һәм Айдар Камалетдинов (85 кг) бронза медальгә лаек булды.

Ютазы районы территориясендә узган беренчелектә көрәшчеләрнең нәтиҗәләре безнең өчен тагын да кыйммәтлерәк. Сынатмадылар. Лаеклы чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International