Урыссу шахматчылары призлы урыннар алып кайттылар

2022 елның 6 мае, җомга

Азнакай шәһәрендә Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган 1-8 нче сыйныф укучылары арасында "Фикер көче" дип исемләнгән шахмат турниры узды. Турнирда 12 команда катнашты.

"Яшь шахматчылар" берләшмәсенең иң яхшы өч укучысы Ютазы районын бу төбәк ярышларында тәкъдим итте.

1-4 сыйныф укучылары арасында Бәхтияр Фатыйхов 3нче урын,  Алмаз Алиәкбәров 5-8 сыйныф укучылары арасында 2нче урынга лаек булды, Ксения Галиуллинага 3нче урынга ирешү өчен ярты очко җитмәде.

Лаеклы нәтиҗәләр белән котлыйбыз!

Шахмат уены балаларның шәхси һәм интеллектуаль үсешенә ярдәм итә. Алар ситуацияне бәяләргә һәм дөрес карарлар кабул итәргә, стратегик фикерләргә һәм хәзерге дөньяның җитди чакыруларына уңышлы җавап бирергә өйрәнәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International