Мәгариф учреждениеләре, торак йортлар һәм кайбер кибетләрнең тәрәзәләре Җиңү көне символикасы белән бизәлгән. Район укучылары һәм хәтта балалар бакчалары да акциядә бик теләп катнашалар, Бөек Ватан сугышы геройларына хөрмәт белән үз фатирларының тәрәзәләрен бизиләр.
Урыссу гимназиясе укучылары Диана Шакирова (9а сыйныф) һәм Әмир Әхмәтов (1б сыйныф), 3 нче балалар бакчасының логопед төркеме тәрбияләнүчесе Дёмина Алиса, Ютазы мәктәбенең 3 сыйныф укучылары Гәрәева Мелина һәм Баһавиев Илдан, Иске Урыссу мәктәбенең 2 сыйныф укучылары "Җиңү тәрәзәләре" Бөтенроссия акциясендә катнашалар.