Яшьармия отряды малайлары һәм кызлары ветеранны бәйрәм белән котларга бардылар

2022 елның 6 мае, җомга

Урыссудагы 2 санлы мәктәпнең "Патриот" юнармия отряды әгъзалары Бөек Ватан сугышы ветераны Миңнебай Миңнекәй улы Миңнекәев янында булдылар.

Яшьармиячеләр элекке фронтовикны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы белән котладылар, аңа рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, үз куллары белән ясалган открытка бүләк иттеләр, шулай ук сугыш еллары шигырьләрен сөйләделәр.

Бүгенге көндә исән-сау булган ветераннар саны кими бара. Шуңа күрә балаларның Бөек Ватан сугышында катнашучы белән очрашуы яшь буынга тарихның кечкенә бер өлешенә кагылу өчен менә дигән мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International