Хөрмәтле элемтә тармагы хезмәткәрләре!

2022 елның 7 мае, шимбә

Хөрмәтле элемтә тармагы хезмәткәрләре!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Радио көне, элемтәнең барлык тармаклары хезмәткәрләре бәйрәме белән котлыйм!

Мәгълүмати технологияләрнең актив үсеше һәм камилләшүе шартларында теле- һәм радиожурналистларның, элемтәчеләрнең көндәлек хезмәте икътисадның барлык тармакларының нәтиҗәле эшенә ярдәм итә. Сезнең хезмәтегез нәтиҗәсендә кешеләр арасында аралашу чикләре киңәйтелә, элемтә өлкәсендә яңа технологияләр практик кулланыла, җәмгыятьнең мәгълүматлылык дәрәҗәсе арта. Радио, телевидение һәм элемтә хезмәткәрләренең иң яхшы хезмәт традицияләре сакланып кына калмыйча, һичшиксез арттырылыр дип ышанам.

Алга таба да һөнәри уңышлар, нык сәламәтлек, уңышлар, бәхет һәм иминлек телим!

 

Район башлыгы

А. Ә. Шәфигуллин

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International