22 июнь көнне "Бердәм Россия" җирле сәяси партиясенең иҗтимагый оешмага керүче инициативалы төркем Әбсәләм карьеры территориясен чистартуда катнаштылар. Елдан ел монда ял итергә йөзләгән кеше җыела, кызганычка каршы үзләреннән соң бик күп чүп-чар да калдыралар. Әлеге тәртипсезлек тирә-як мәйданда гына түгел, ә суда да, яр буйларында, агачлар үскән территориядә дә күзәтелә. Чистартуның беренче этабында инициатив төркем ярдәмендә чокыр-чакырлар күмелде, чүп-чар җыелып чыгарылды, бәдрәф урнаштырылды. икенче этапта кояштан качу өчен кулчатырлар урнаштыру планлаштырыла. Аларның планында шулай ук халыкны чисталыкка өндәгән плакатлар да элеп кую. Бәлкем әлеге чаралар халыкны тирә-як табигатебезне сакларга этәрер, уйланырга мәҗбүр итәр. Традиция буенча "Бердәм Россия" җирле сәяси партиясе эшчеләрне кайнар пирожкилар һәм чәй белән тәэмин итте.