Җиңү көне алдыннан “Юнармейская доблесть” хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте билгесен тапшыру тантанасы узды

2022 елның 8 мае, якшәмбе

3 дәрәҗә “Юнармейская доблесть” хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте билгесе  Урыссудагы 3 санлы мәктәпнең 11 А сыйныфы укучысы Зиновьева Дарьяга һәм хәзерге вакытта КДЭУның 1 курс студенты Ильясов Данилга тапшырылды. Бүләкләрне Ютазы районы мәгариф бүлеге начальнигы Абрамов С. А һәм "Юнармия" район штабы начальнигы Хәйретдинов И. И. тапшырдылар.

Яшь армия хәрәкәтен популярлаштыру һәм патриотик тәрбия бирү максатыннан тантанага 5 нче сыйныф яшьармиячеләре чакырылган иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International