Иске Урыссу урта мәктәбенең "Эконурчыклар" экологик отряды "Георгий тасмасы" акциясенә кушылды

2022 елның 8 мае, якшәмбе

Георгий тасмасы - бәйрәм символы, бу дәһшәтле сугышта җиңгән кешеләргә карата безнең хөрмәт символы, һәлак булучыларга хөрмәт һәм хәтер символы. Бу безнең искә алуыбыз, 1941-1945 елларда булган вакыйгаларга мөнәсәбәтебез. Бу - һәлак булган сугышчылар һәм тыл хезмәтчәннәре, бу - сугыш чоры балалары һәм толлары, блокадалы Ленинград, бу концлагерьлар, яндырылган авыллар. Бу безнең бабаларыбыз һәм карт бабаларыбыз. Бу безнең хәсрәтләнүебез, бу безнең горурлыгыбыз...

«Георгий тасмасы» акциясе — безнең хәтер эстафетасы, ата-бабаларыбызның батырлыкларына хөрмәт. Барысы да-педагоглар, укучылар һәм мәгариф учреждениесе персоналы, фашистлар афәтен җиңү символын  – Георгий тасмасын җаваплылык һәм горурлык белән йөртә.

БЕЗ ХӘТЕРЛИБЕЗ, ХӨРМӘТ ИТӘБЕЗ ҺӘМ ГОРУРЛАНАБЫЗ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International