Бәйрәкәтамак авыл җирлеге башлыгы Әхмәтов Фларис Варис улы һәм район җитәкчелеге исеменнән Җәләева Алинә Сирень кызы әлеге истәлекле көн белән котладылар.
Бу бәйрәм көнендә иң җылы котлаулар һәм рәхмәт сүзләре, барыннан да элек, ветераннарга , тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына, үз җилкәләрендә сугыш авырлыкларын кичергән барлык кешеләргә адресланды. Митинг Каразирек урта мәктәбе укучылары әзерләгән әдәби-музыкаль монтаж белән башланып китте. Сугыш еллары җырлары һәм Бөек Җиңүгә багышланган шигырьләр яңгырады.
Тантаналы митинг бер минут тынлык һәм һәйкәлгә венок салу белән тәмамланды. Бәйрәмне дәвам итеп, район мәдәният йорты һәм авыл үзешчәннәре катнашында концерт оештырылды. Чара сый-нигъмәтле чәй өстәле артында дәвам итте: күңелле сөйләшүләр һәм хатирәләр күп булды.
Автор - клуб мөдире Гайфуллина Фәридә Җәмил кызы.