Ютазы районы авыл җирлекләрендә Җиңү көненә багышланган тантаналы митинглар узды

2022 елның 8 мае, якшәмбе

9 Май алдыннан Ютазы районы авыл җирлекләрендә Җиңү көненә багышланган тантаналы митинглар уза

 

Тантаналы чара 7 май көнне Иске Каразирек һәм Яңа Каразирек авылларында да үткәрелде. Әлеге җирлектән фронтка 354 кеше киткән, ә 159ы гына әйләнеп кайткан. Һәр гаилә әтисен яки улын югалткан.

Чарада катнашучылар Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар. Һәлак булганнарны искә алырга тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары килде, алар да аз түгел. Район башлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән якынлашып килүче бәйрәм белән башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов котлады.

- Без бүген бөек һәм яраткан бәйрәмебез - Җиңү көне алдыннан җыелдык. Җиңү Байрагын рейхстаг өстенә кадаганнан соң  77 ел вакыт узды. Барыгызны да Җиңү көне белән котлыйм һәм тыныч күк йөзе, сәламәтлек һәм иминлек телим, - диде Сергей Рузанов. Мәктәп укучылары тарафыннан «Катюша» җыры башкарылуы һәм аларның «Май вальс»ын биюләре беркемне дә битараф калдырмады. Чара тантаналы рәвештә Билгесез солдат һәйкәленә якынаю һәм анда чәчәкләр салу белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International