Урыссуда Урыссу урамы буенча 22 йорт фасадында граффити барлыкка килде
Казанның 29 яшьлек граффити рәссамы Роман Фадеев менә инде җиде көн Урыссу урамы буенча урнашкан йорт фасадында буяулар белән мәш килә һәм 8 майда үз эшен тәмамлаячак. Урыссулылар бу останың иҗаты белән яхшы таныш, дип уйлыйбыз, чөнки ул моңа кадәр гимназия спорт залында рәсем ясады, аның эшләрен бөтен республика буенча күрергә мөмкин. Ул фасад буяуларын, немец, итальян буяуларын куллана. Аның тәхәллүсе "Рома Сендей" , ягъни "кояшлы көн" дигәнне аңлата. Чыннан да, ул бик талантлы һәм игелекле кеше, ул үзенең иҗаты белән безне сөендерергә тырыша. Әлеге җылы һәм игелекле композициянең исеме әлегә юк, ә әйдәгез, бергәләп уйлап табыйк! Кемдә вариантлар бар?