Ютазы урта мәктәбе яшьармиячеләре, "Үсеш ноктасы" үзәге белән берлектә, совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенә багышланган стенд әзерләделәр.
Бәйрәм алдыннан бөтен җирдә тантана сизелә. Шунысы куанычлы, яшь буын безнең геройларны хөрмәт итә һәм хәтерли.