Иске Урыссу мәктәбе укучылары "Георгий тасмасы" акциясендә катнаштылар

2022 елның 8 мае, якшәмбе

Бөек Җиңүнең 77 еллыгы алдыннан Иске Урыссу урта мәктәбенең яшь инспекторлар хәрәкәте отряды «Георгий тасмасы 2022» дигән патриотик акция үткәрде.

Акциянең максаты - совет халкының немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә батырлыгын популярлаштыру. Акциядә катнашучылар Георгий тасмасының төсләре тирән символик мәгънәгә ия булуын белделәр. Дары һәм ут төсе – бу Җиңү төсләре, батырлык һәм каһарманлык төсләре, ветераннарга хөрмәт һәм хәтер символы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International