Кадерле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре! Хөрмәтле Ютазы районы халкы!

2022 елның 8 мае, якшәмбе

Район Советы һәм шәхсән үз исемемнән сезне Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән чын күңелдән тәбрик итәм!

Безнең һәркайсыбыз өчен Җиңү көне - төп гомуммилләт бәйрәме, яраткан бәйрәмебез. Бу көн - бөтен дөньяда миллионлаган кешеләрнең киләчәгенә һәм ирегенә хокукларын яклап, үз гомерләрен биргән кешеләр турында искә алу һәм якты хәтер көне. Фашизмга каршы көрәштә сугышчан туганлык һәм батырлык турында хатирә дистә еллардан соң да безне теләсә нинди сынаулар каршында берләштерә.

Ютазы районы үз ветераннары белән хаклы рәвештә горурлана. Безнең районнан сугышка 5427 кеше киткән, шуларның 2607 се яу кырында һәлак булган. Елдан-ел сугыш ветераннары сафы сирәгәя баруын тану авыр. Хәзерге вакытта районда 5 сугыш ветераны, 121 тыл хезмәтчәне һәм 1246 сугыш чоры баласы яши.

Хөрмәтле ветераннар, тыныч күк йөзе өчен сезнең алда баш иябез. Сез бу дәһшәтле сугышта батырларча җиңгәнегез һәм илебезне җимерекләрдән торгызып, аны бөек держава итә алганыгыз өчен. Сугыштан кайтмаган кешеләрнең үлемсез батырлыгы мәңгегә безнең йөрәкләрдә калачак. Без, балалар һәм оныклар, сезгә каһарманлык һәм батырлык, Ватанга зур мәхәббәт өчен һәрвакыт рәхмәтле булачакбыз.

Чын күңелдән фронтта һәм тылда Бөек Җиңүне якынайтучыларга нык сәламәтлек, озын гомер, якыннарының һәм дусларының җан җылысын һәм кайгыртуын  тоеп яшәүләрен телим!

Бөтен районыбыз кешеләренә дә гаилә иминлеге һәм сәламәтлек телим!

Бәйрәм белән! Җиңү көне белән!

 

Ютазы муниципаль районы башлыгы

А. Ә. Шәфигуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International