Шулай итеп, 7-8 майда Стәрлетамакта узган самбо буенча ачык республика турнирында Чиләбе, Оренбург, Татарстан һәм Башкортстаннан 200 спортчы катнашты. Софья Игонина 59 килограммга кадәр авырлык категориясендә беренче урынны яулады, ә Сәгыйть Ярков үз яшь төркемендә (42 килограммга кадәр) көмеш медальгә лаек булды.
Безнең спортчылар мондый яхшы нәтиҗәләргә бер генә көн эчендә ирешмәгән. Тырышып үткәрелгән тренировкалар, дисциплина һәм көчле тренерлар составы аркасында гына самбочылар бүген мактау пьедесталына менделәр!
Безнең самбочыларның чыгышларын күзәтүчеләр шуны яхшы белә – самбочыларыбыз көндәшләренә бирешә торганнардан түгел.
.jpg)
.jpg)