Җиңү скверында балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр арасында строй һәм җыр смотры узды.
Бу чара мәгариф бүлеге методистлары тарафыннан оештырыла һәм ел саен үткәрелә. Анда Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина катнашты.
Смотрны үткәрүнең төп максаты - тәрбияләнүчеләрдә югары социаль активлык һәм патриотизм, үз Ватаныңа тугрылык, үз Ватаныңны саклауга әзерлек формалаштыру.
- мәктәпкәчә яшьтәге балаларда стройда әзерлек буенча белем, осталык һәм күнекмәләр формалаштыру;
- оешканлык һәм дисциплина, ихтыяр, кыюлык, тапкырлык, иптәшлек һәм үзара хезмәттәшлек хисе тәрбияләү.
-мәктәпкәчә яшьтәге балаларда хәрби хезмәткә карата уңай мөнәсәбәт, Ватанны саклаучыларга хөрмәт тәрбияләү.
Балалар бакчалары тәрбиячеләре аерым командаларны – уңга, сулга борылуны, “кругом” әйләнүне, ике шеренгага , өч шеренгага, парлашып басуны дөрес итеп башкара белүләрен күрсәттеләр. Строй әзерлеген күрсәтү ахырында һәр команда строй җыры башкарды. Конкурс ахырында барлык яшь катнашучыларга татлы бүләкләр тапшырылды, ә җиңүчеләр мәгариф бүлеге начальнигы Сергей Абрамов кулыннан грамоталар кабул итеп алды.
Түбәндәге номинацияләрдә җиңүчеләр булдылар:
- 5 нче балалар бакчасы - “Тату команда”
- 1 нче балалар бакчасы - «Иң яхшы экипировка"
- 7 нче балалар бакчасы - «Иң яхшы строй әзерлеге»
- 4 нче балалар бакчасы - " Иң яхшы җыр башкару»
Призлы урыннарны алдылар:
1 урын - 6 нчы балалар бакчасы
2 урын - 2 нче балалар бакчасы
3 урын - 3 нче номерлы балалар бакчасы