Җиңү көненә багышланган тантаналы митингтан соң район мәдәният йорты каршындагы мәйданда «Экспромт» балалар сәнгать мәктәбе укытучыларының халык уен кораллары ансамбле башкаруында матур музыкаль композиция белән башланып китте.
Бию һәм вокал коллективлары, шулай ук район мәдәният йорты һәм балалар сәнгать мәктәбе солистлары искиткеч номерлар күрсәттеләр.
Бөек Ватан сугышы ветераны Вера Дмитриевна Петрова җыелучыларны сугыш чоры җыры белән бик дулкынландыргыч котлады.
Чара барышында «Синий платочек” акциясе үткәрелде, анда "Ютазы йолдызлары" бию ансамбле кызлары бию номеры ахырында ветераннарга символик зәңгәр яулыклар бәйләделәр.