Ютазы районында Җиңү бәйрәме уңаеннан автойөреш узды

2022 елның 9 мае, дүшәмбе

Чара "Электросоединитель"АҖ белән башланды

Бүген, 9 май көнне, Урыссу шәһәр тибындагы поселогында Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан автойөреш оештырылды.

Чара "Электросоединитель" акционерлык җәмгыяте яныннан башланып китте. Аннан, сигнал булганнан соң, шоферлар Урыссу поселогы буйлап таралыштылар.

Урыссудагы автойөрешне ютазылылар Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышладылар.

Бу чарада 50дән артык машина һәм мотоцикл катнашты.

Кунаклар һәм район халкы әлеге акцияне бик җылы һәм шатлык белән каршылады.

Бәйрәм көнендә 50 ютазылы Россия триколорлары белән бергә һәм Георгий тасмалары тагып, поселокның үзәк урамнары һәм "Янарыш" паркы буйлап уздылар. Автоузышта 100дән артык кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International