Ютазы районы яшьармиячеләре Җиңү көненә багышланган бәйрәм чараларында актив катнаштылар. Танылган төркем составында «Факел» мәктәп яшьармия отряды Җиңү Парадын ачты. Балалар диңгез пехотчылары колоннасы составында уздылар һәм «Үлемсез полк»йөрешендә һәлак булган геройларны искә алдылар. Моннан тыш, яшьармиячеләр «Мәңгелек ут” мемориалы янында почетлы каравылда Хәтер вахтасында тордылар, шулай ук район Башлыгының Хәтер веногын куйдылар.
Митингтан һәм чәчәкләр салудан соң яшьармиячеләрнең «Җиңү» акциясе үткәрелде. Чараны 3 нче мәктәп укучысы Лиза Воробьева ачып җибәрде. Моннан соң Урыссу гимназиясе укучылары хоры сугыш еллары җырын башкарды, ә Урыссуның 2 нче һәм 3нче мәктәпләре укучылары масштаблылыгы белән таң калдырган «Җиңү вальсы»н башкардылар.