Бөтенроссия “Солдат боткасы” акциясе

2022 елның 9 мае, дүшәмбе

Традиция буенча Җиңү көнендә район мәдәният йорты каршындагы мәйданда, бәйрәм концерты вакытында, «Солдат боткасы» Бөтенроссия акциясе кысаларында кыр кухнясы гөрләде. 1 нче балалар бакчасы пешекчеләренә чын солдат боткасы өчен рәхмәт! Көндәлек тормыш өчен гадәти булмаган ризыктан авыз итәргә теләүчеләр озын чиратка тезелеп басты. Шулай ук бәйрәм кунаклары кайнар чәй белән сыйландылар.

Ботканы сугыш вакытында солдатлар кичергән мохтаҗлыклар хатирәсе итеп пешерәләр. Шуңа күрә солдат боткасы совет солдатларының үлемсез батырлыгын искә алуның тагын бер символына әверелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International