Җиңү көне: ерагайган саен якыная

2022 елның 9 мае, дүшәмбе

Совет гаскәрләренең фашист Германиясен Җиңүенә 77 ел тулу уңаеннан районның барлык җирлекләрендә митинглар һәм тематик концерт программалары узды

 

Урыссулылар - Үлемсез полк йөрешендә

Урыссу поселогында Җиңү көнен бәйрәм итү һәрвакыт дулкынландыргыч, оешкан төстә үтә. Шуңа күрә һәр акция һәм һәр номер шулкадәр җаннарга үтеп кергән ки, замандаш өчен 1945 елның 9 мае язы да, 2022 елның 9 мае язы да эчке тоемлавы белән Бөек көн булуын аңлый. Район үзәгенең үзәк урамы буйлап Үлемсез полк йөреше озын бер елганы  хәтерләтте. Тамырлары белән кырыгынчы елларга береккән буын кулларында – Бөек Ватан сугышында катнашкан ата-бабалары, туганнары портретлары. Беркем дә, бернәрсә дә онытылмаган. Шуңа күрә бүгенге тыныч күк йөзе һәм һәрберебезнең үз гаиләсе, районыбыз, тормышыбыз хакына игелекле хезмәт итү хокукы әнә шулай бәһаләп бетергесез.

Үлемсез полк йөреше салмак кына бәйрәм парадына күчте, аның барышында предприятиеләр һәм учреждениеләр утлы кырыгынчы еллар чорын ачык һәм дөрес итеп күрсәтә белделәр. Менә хәрби техника, машиналар бара  - алар бортына медсанбат вәкилләре утырган. Ә бу автомашинада Җиңү маеның кайсыдыр хроникасы – сугышчылар өйләренә кайта. Һәрвакыттагыча, бу тамашалы һәм масштаблы чара күп санлы тамашачыларны җыйды. Алар репродуктордан чыккан һәр сүзгә игътибар иттеләр, “солдат”ларның һәр «Ура-а-а" сына сөенделәр…

Еллар аша Җиңү сүзе яңгырый

Ә район иҗат коллективлары тарафыннан бию номерларында чагылган театральләштерелгән тамаша - ул үзенчәлекле шарм һәм башкару классы. 1941 елның 22 июнь иртәсендә ни көткәнен белмичә кызлар бии. Сугыш! Кара һәм кызыл төсләрдәге күлмәкләрдә биючеләр, ут белән ялманган Җир шары. Шул ук бию номерларында һәм сугыш еллары җырларында Җиңү маен күздән кичерү нинди күңелле . "Землянка”, “День Победы”, “На солнечной поляночке”... Әлеге сугыш чоры җырларының берсен генә  тыңлау да халкыбызның бөтен күңел байлыгын аңларга мөмкинлек бирә. Эшли дә ул, мобилизацияләнә дә һәм, кирәк булганда, үз Ватанының чикләрен яклый да белә.

Мемориаль комплекс бәйрәм митингына җыйды

Трибунадан яңгыраган сүзләр - фашизм кебек дәһшәтле дошманны җиңә алган ватандашларыбызның батырлыгы турында замандашларга һәм киләчәк буыннарга искәртү. Фашизм кабатланырга тиеш түгел. Гомум кешелек нормаларын инкяр итү җәмгыятьнең алга таба үсешенә ярдәм итмәячәк. Теләсә кайсы илдә. Менә алар, безнең ветераннар һәм сугыш чоры балалары, мактаулы урында утыралар. Алар кулында – канәфер чәчәкләре, аларның күзләрендә - үз илләрендә һәм кече Ватаннарында яшәү өчен  горурлык хисе.

- Бөек Ватан сугышы елларында Ютазы җире өч меңгә якын иң яхшы улын югалтты, - дип билгеләп үтте район башлыгы үз чыгышында. - Бүген Ютазы районында Бөек Җиңүне бары биш Бөек Ватан сугышы ветераны, 121 тыл хезмәтчәне һәм 20 фронтовикның тол хатыны каршы ала. Бүген без балачаклары сугыш белән тәмамланган тылда хезмәт иткән һәркемгә хөрмәтебезне белдерәбез. Бөек Җиңү көнендә минем аерым ихтирам  сүзләрем - нәкъ менә сезгә, хөрмәтле ветераннар. Бөек Ватаныбыз, тыныч күк астында яшәү һәм эшләү бәхете өчен сезнең алда баш иябез.

Җыелучылар алдында чыгыш ясаган республика кунагы - «ТР Инвестиция-венчур фонды» коммерцияле булмаган оешмасы директоры урынбасары Роберт Галимуллин Татарстан Президенты исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән район халкын һәм ветераннарны әлеге күркәм бәйрәм белән котлады.

Митинг Мәңгелек утка һәм сугыштан кайтмаган җиде улы һәм Җиһан  Хафизова хөрмәтенә куелган барельефка чәчәкләр һәм чәчәкле кәрҗиннәр кую тантанасы белән тәмамланды.

Сугышта катнашучыларга - җырлар һәм бүләкләр

Район җитәкчелеге вәкилләре район башлыгы Аяз Шәфигуллин җитәкчелегендә Бөек Ватан сугышында катнашучылар янына бардылар. Атап әйткәндә, нәкъ менә Ютазы авылына - Мөхтәрәмә Хәертдинова, Ягъфәр Сираҗов һәм Камил Кашапов янына. Бәйрәкә авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан бер кеше – Инком Абдуллин, исән, Урыссу поселогында Миннебай Миңнекәев яши. Алар бездә биш кеше. Авылларда яшьармиячеләр, кабатланмас Эдуарда Марченко мәңгелек «Катюша» җыры белән, сәнгатьле сызгыру остасы Роберт Низамов бәйрәм мохиты тудырды. Ә Урыссу бистәсендә Миңнекәев йорты каршында концерт бригадасы чыгыш ясады. Тематик җырлар һәм биюләр ветеранның үзенә дә, якын-тирә йортларда яшәүчеләр тарафыннан да җылы кабул ителде. Әйе, район буйлап бу Җиңү мае атлый, җылы кояш нурлары белән җылыта, концерт номерлары һәм тирә-юньдәгеләрнең матур елмаюлары белән сөендерә.

Район кунаклары буш кул белән килмәгән. Ветераннарга район башлыгы Аяз Шәфигуллин, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиевтан бүләкләр тапшырылды.

Ә бәйрәм кортежы Урыссу поселогы урамнары буйлап юлын дәвам итте. Алда ачык машинада район башлыгы һәм район башкарма комитеты җитәкчесе барды, бераз ара белән  - бортында егетләр һәм кызлар Җиңү мае турында хәбәр итеп барган “полуторка” машинасы. Әйе, Ютазы районында Җиңү көнен бәйрәм итү турындагы хәбәр һәр йортның ачык тәрәзәсенә, һәр кешенең ачык йөрәгенә керсен. Бүген ютазылылар үзләренең яраткан иле белән Бөек Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International