Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдән килде:
2022 елның 11 маена метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Якындагы сәгатьтә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 11 маенда төнлә һәм иртән урыны белән томан, күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк булган томан көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе хәбәр итә:
Томанда:
Әгәр сез, табигатьтә булганда, томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкта ориентацияне югалтмас өчен, чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Автомобильнең томан эчендә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп урнашулардан, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
Томан шартларында юл-транспорт һәлакәтләренең күбесе алда баручы транспорт чарасы белән килеп чыга. Шуны истә тотарга кирәк, томан ераклыкны яшерә – гадәти дистанцияне арттыру, тизлекне киметү мөһим.
Кискен тормоз тотулардан сакланырга кирәк: тукталу мөһим булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шуның белән сезнең арттан барган машина йөртүчеләргә сигнал бирергә кирәк. Томанда хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аручанлыгы арта, саклану артык булмаячак. Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.