Район башлыгы Аяз Әдип улы Җиңү көнендә безнең хөрмәтле ветераннарыбызны шушы бөек бәйрәм белән котларга шәхсән үзе килде

2022 елның 10 мае, сишәмбе

Ютазы авылында район башлыгы үз командасы белән берлектә Бөек Ватан сугышында катнашкан Мөхтәрәмә Хәертдинова, Ягъфәр Сираҗов һәм Камил Кашапов белән очрашты.
Бәйрәкә авылында кунакларны Инком Абдуллин көтте, Инком абый да Бөек Ватан сугышында катнашкан. Олы яшьтә булуына карамастан, кунакларны үз аягында каршы алды һәм ветеран өчен әзерләнгән барлык концерт номерларын карап бетермичә, утырырга риза булмады.
Котлаулар Урыссу бистәсендә бердәнбер сугыш ветераны булган Миңнебай Миңнекаев янында тәмамланды. Фронт концерт бригадасы аңа үзенең җырларын һәм биюләрен багышлады.
Сугышта катнашкан һәр кешегә Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиев, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе һәм район башлыгы Аяз Шафигуллин исеменнән бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International