Ютазылылар рингта лаеклы булдылар

2022 елның 11 мае, чәршәмбе

Безнең спортчылар сугышчы-интернационалист Фәнүз Гәрәев истәлегенә үткәрелгән бокс буенча төбәкара турнирда катнаштылар.

 

2022 елның 25-29 апрелендә Туймазыда сугышчы-интернационалист Фәнүз Гәрәев истәлегенә бокс буенча төбәкара турнир узды. Мондый турнирларны үткәрү Ватанны яклап көрәшүчеләр турында хәтерне саклауга һәм яшь буында патриотизм хисен тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Ярышларда 13-16 яшьлек 100 дән артык яшь боксчы катнашты. Көрәшергә Пермь, Ижау, Татарстан һәм Башкортстаннан җыелма командалар, шулай ук тренер Рифкать Мөхәммәтшин җитәкчелегендә Ютазы районының «Атлант» ЯЯК командасы килде.  «Атлант» яшүсмрләр-яшьләр клубы дәрәҗәсен бокс бүлегенең 4 спортчысы яклады. Ярыш нәтиҗәләре буенча алтын медальләрне Адель Фаздалов, Сәян Низаметдинов, Ярослав Горбачев яулады, ә Тимур Хәкимов бронза медальгә лаек булды. Барлык спортчыларны һәм аларның тренерларын ирешелгән нәтиҗәләре белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International