Ютазы урта мәктәбе беренче директорны искә алды

2022 елның 11 мае, чәршәмбе

Ютазы мәктәбендә мәктәп укучылары һәм укытучылары өчен мәктәпнең беренче директоры Мирза Зәкәрия улы Рахманкулов истәлегенә багышланган линейка узды. Укучылар мемориаль тактага чәчәкләр куйдылар.

 

Урта мәктәпнең беренче чыгарылышы дәһшәтле 1941 елга туры килә. Кичәге чыгарылышчыларны  фронтка чакыралар. Алар белән бергә Мирза Зәкәрия улы да та китә. Ул бөтен сугышны узган, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән. Сугыштан соң район мәгариф бүлеге мөдире, Ютазы урта мәктәбе директоры, тарих укытучысы булып эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International