Татарстанда татар телендә элмә такталарда, мәгълүмат такталарында, топографик билгеләмәләрдә, юл күрсәткечләрендә һәм торак йортларның аншлагларында хаталарны ачыклау буенча конкурс тагын оештырыла. Беренче өч җиңүчегә - iPhone, калганнарына Samsung телефоннары тапшырылачак. Инициатива белән татар телен саклау һәм үстерү буенча комиссия чыкты.
Конкурсның асылы: республика халкы татар телендә исем-аталышларда хата булган яки татарча элмә такталар бөтенләй булмаган нокталарны фотога төшереп җибәрә һәм моның өчен бүләк ала. «Халык контроле» системасы эшли башлаганнан бирле Татарстан Республикасында яшәүчеләрдән барлыгы биш меңнән артык мөрәҗәгать алынды.
Фотоларны 1 сентябрьгә кадәр җибәрергә мөмкин. Конкурста катнашу өчен «Халык контроле” нә керегез, «Исем-атмаларда һәм язмалардагы хаталар» категориясен сайлагыз һәм хәбәрегезгә хаталы фотосурәтне беркетегез (аның нинди оешманыкы булуы күренеп торырга тиеш).