Иске Урыссу урта мәктәбе педагоглары һәм хезмәткәрләре «Эконурчыклар» экологик отряды җитәкчелегендә «Мәктәпкә агач бүләк ит» акциясе үткәрделәр

2022 елның 11 мае, чәршәмбе

10 сыйныф укучылары, укытучылар һәм хезмәткәрләр «Эколучики» экологик отряды җитәкчелегендә, мәктәбебезгә нигез салынуның 100 еллыгына багышлап, «Мәктәпкә агач бүләк ит» акциясе үткәрделәр. Мәктәп яны укыту-тәҗрибә участогында 100 чыршы үсентесе утырттылар.

Акция алдыннан «Эконурчыклар» отряды әгъзалары «Чыршының файдалы үзлекләре турында нәрсә беләсез?» презентациясен тәкъдим итте. Укучылар өчен чыршының эфир майлары – фитонцидлар бүлеп чыгаруы, аларның микроскопик гөмбәчекләрне, кеше һәм хайваннар организмындагы патоген бактерияләрне юк итүе яңалык булды. Ылыслылар хуш исе иммунитетны көчәйтә, баш мие эшчәнлеген активлаштыра, арыганлыкны бетерә, йөрәк-кан тамырлары системасы эшен стимуллаштыра. Чыршы ылысларыннан, күркәләреннән, сумаласыннан сулыш юллары авырулары, шулай ук тире авырулары һәм лайлалы тышча йогышлы авырулары вакытында ярдәм итүче дәвалау чималы алалар. Презентация ахырында барысы да 9 нчы сыйныф укучысы Садыкова Эльзараның «Табибтан башка сәләмәт бул!”  проекты кысаларында әзерләнгән чыршы күркәләреннән ясалган кайнатманы авыз иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International