Финанс оешмасы белән бәхәс туганда, Татарстан бизнесы финанс вәкаләтле вәкиленә мөрәҗәгать итә ала

2022 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

Судлар хәзер финанс хезмәтләрен кулланучылардан финанс оешмалары гамәлләренә карата шикаятьләр белән дәгъвалар кабул итми. Шул ук вакытта, финанс оешмасы белән бәхәс туган очракта, Татарстан эшмәкәрләре мәсьәләне җайга салу өчен финанс вәкаләтле вәкиленә мөрәҗәгать итә алалар.

 

Сүз «Финанс хезмәтләрен кулланучылар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында» Федераль закон нигезендә судка кадәр тәртиптә җайга салынырга тиешле бәхәсләр турында бара. Аның нигезендә, күпчелек очракта, судны финанс оешмасына бирер алдыннан, финанс вәкаләтле вәкиленә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

Финанс вәкиле түбәндәге финанс оешмалары белән бәхәсләрне карый: иминият компанияләре, банклар, микрофинанс оешмалары (МФО), ломбардлар, кредит кулланучылар кооперативлары (КПК), дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары (НПФ).

 

Судка кадәр тәртип кулланучы өчен мәҗбүри һәм түләүсез булып тора, дәүләт пошлинасы юк. Мөрәҗәгатьне карау сроклары, суд дәгъвасын карау сроклары белән чагыштырганда, берничә тапкырга кимрәк. Финанс вәкиле карары финанс оешмасы тарафыннан мәҗбүри үтәлергә тиеш.

 

Мөрәҗәгать итү кулланучыдан махсус белем таләп итми, финанс вәкиле хезмәткәрләре, кыенлык туган очракта, аңа мөрәҗәгатьне рәсмиләштерүдә ярдәм күрсәтәчәк. Кирәк булганда, Хезмәт кулланучы өчен мөстәкыйль һәм бушлай бәйсез экспертиза үткәрүне оештыра.

Мөрәҗәгать итү тәртибе буенча тулырак мәгълүматны финанс вәкиленең www.finombudsman.ru рәсми сайтында Белем базасы бүлегендә табарга  яки контакт үзәгендә 8 800 200-00-10 телефоны буенча белергә мөмкин (Россия буенча шалтырату бушлай).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International