Район юлларында 1 майдан 10 майга кадәр булган вакыт аралыгында ниләр булган?

2022 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

2022 елның 1-10 май көннәрендә Ютазы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 50 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланды

Өч машина йөртүче исерек хәлдә руль артына утырган, өстәвенә аларның икесенең машина йөртү таныклыгы булмаган, материаллар Ютазы җәмәгать судына карап тикшерү өчен җибәрелгән. РФ КоАП 12.7 статьясындагы 1 өлешен бозган өчен, мотоцикл йөртүчегә, машина йөртү хокукыннан башка транспорт чарасы белән идарә иткән өчен, 1 административ беркетмә төзелгән . 3.20 “Узып китү тыела” юл билгесе таләпләрен үтәмәгән өчен 5 административ материал төзелгән, транспорт чарасын йөртүчеләр административ җаваплылыкка тартылды. Хокукка каршы гамәлләрне бетерү турында 8 таләп бирелде, аерым алганда, алгы ян һәм алгы тәрәзәләрдән үтә күренмәлелеген начарайта торган япманы  (тонировка) алуга һәм 8 нче кушымтаның 4.3 кагыйдәләрен бозуга карата.

2 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, зыян күрүчеләр булмаган.

Хөрмәтле юл хәрәкәтендә катнашучылар, руль артында исереклеккә каршы көрәш Дәүләт автоинспекциясенең өстенлекле бурычы булып тора! Исегездә тотыгыз, юл хаталарны кичерми, үзегезне һәм тирә-юньдәгеләрне куркыныч астына куймагыз!

 

Ютазы ЮХИДИ бүлеге начальнигы М. М. Гәрәев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International