«Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» конкурсында җиңгән өчен Татарстанның 10 балалар бакчасы 500 мең сум күләмендә грантлар алачак, алар арасында Ютазы авылының «Кояшкай» балалар бакчасы да бар

2022 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

«Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» конкурсында җиңгән өчен Татарстанның 10 балалар бакчасы 500 мең сум күләмендә грантлар алачак, алар арасында Ютазы авылының «Кояшкай» балалар бакчасы да бар.

Җиңүчеләр арасында шулай ук Яр Чаллының 101 нче, 112 нче, 130 нчы, 82 нче номерлы балалар бакчасы, Кукмара районының 5 нче номерлы балалар бакчасы, Бөгелмә районының 36 нчы номерлы балалар бакчасы, Чүпрәле районының 1 нче номерлы балалар бакчасы, Балтач районының Салавыч балалар бакчасы һәм Питрәч районының 2 нче номерлы балалар бакчасы бар.

Конкурста мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирү эшчәнлеген оештыруга карата системалылык, әлеге юнәлеш буенча белем бирү оешмасының эш формаларының төрлелеге һәм оригинальлеге, балаларны дәүләт телләренә өйрәтү методикалары һәм технологияләре бәяләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International