2022 елның 17 маенда, 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сабурская Сәрия Харис кызы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелеге, «Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге» ДУ, Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының «Татарстан Республикасы буенча медик-социаль экспертиза Баш бюросы» ФКУ (Татарстан) вәкилләре тарафыннан гражданнарны берләштерелгән кабул итү планлаштырыла.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре өчен «Skype» программасына турыдан-туры тоташу юлы белән республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрнең үзләрен кызыксындырган сорауларын бирү мөмкинлеге булачак.