11 май көнне 42 нче янгын частенә экскурсия үткәрелде

2022 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

Янгын сүндерүчеләр янына кунакка "Урыссу интернат-мәктәбе"нең 1-9 сыйныф укучылары килде. Коткаручылар балаларга янгын сүндерү часте карамагында булган янгын сүндерү машиналары турында сөйләделәр, алар белән ничек эшләүләре, нәрсә белән җиһазландырылуы турында бәян иттеләр, хәтта хәрби кием предметларын да күрсәттеләр.

Малайларга хәрби киемне киеп карау кызык булды. Шул ук вакытта алар бу эшнең авыр, куркыныч булуына шәхсән үзләре инандылар.

Балалар зур кызыксыну белән тыңладылар һәм үзләренең сорауларын бирделәр. Укучыларның шатлыклары һәм кызыксынучанлыклары янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләрендә елмаю уятты. Экскурсия дусларча мохитта үтте. Безнең район коткаручылары коллективына җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International