Хәер, билгеле инде, һава торышы да, җир салкын булуы да үз шартларын куя. Һәр авыл хуҗалыгы коллективында сөрүлекләрнең үз үзенчәлекләре бар. Басуларның дымлылыгын исәпкә алырга туры килә: техниканың артык дымлы басуларга чыгуы максатка ярашлы түгел. Ничек кенә булмасын, районда чәчү кампаниясе үз экваторына якынлашты. 12 майга район механизаторлары тарафыннан 14 200 гектар мәйдан чәчелгән. Бу планлаштырылган күләмнең 50 проценты.
- Район буенча көн саен кырларга 62 агрегат чыга, алар тырмалау, культивацияләү, тукландыру белән шөгыльләнә, - дип билгеләп үтте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Андрей Борисов. - Чәчүдә 37 агрегат катнаша. Бүгенге көнгә чәчелгән мәйданнарның 11 600 гектары - сабан бодае, 6100 гектары – арпа, 100 гектары – солы һәм 200 гектары – борчак. Катнашазык 2200 гектарда, көнбагыш 400 гектарда чәчелде. Көзге бөртекле культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру һәм тырмалауга килгәндә, әлеге эшләр тәмамланган.
Терлекчелек турында сөйләгәндә, коры җәйгә бәйле рәвештә терлекләрне кышлату катлаулы булды. Сәбәбе - терлек азыгына кытлык. Ә терлекләрнең продуктлылыгы турыдан-туры ашату технологиясен үтәүгә бәйле. Акчаны экономияләү һәм терлекчелек биналарында санитар чистарту һәм дезинсекция үткәрү зарурилыгы максатыннан, районның күп кенә хуҗалыкларында терлекләрнең баш санын көтүлекләргә чыгаралар. Ел әйләнәсе терлекләрне араннарда асрауның азыкны күбрәк таләп итүе сер түгел. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, алда торган кышлатуның азык базасына нәкъ менә бүген нигез салына. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы билгеләп үткәнчә, хуҗалыкларга бу көннәрдә азык әзерләү техникасын ремонтлау буенча эшне активлаштырырга кирәк. Май ахырына терлек азыгы әзерләүгә керешергә тиешләр – күпьеллык үләннәрне беренче кат чабу вакыты җитә.
Менә шулай итеп үсемлекчелек терлекчелек белән тыгыз бәйләнгән инде. Бу - авыл хуҗалыгы производствосы чылбырының бер буыны. Терлекләрнең продуктлылыгы авыл хуҗалыгы коллективы бюджетының керем өлешенә, аның тулаем рентабельлегенә турыдан-туры йогынты ясый.
Аграрийлар - тәҗрибәле игенчеләр һәм терлекчеләр. Шул ук вакытта бүген практика булу гына аз, авыл хуҗалыгы производствосының яңа технологияләрен өйрәнергә һәм кулланырга туры килә. Әйтик, минераль ашламалар куллану иң начар һава шартларында да уңышка турыдан-туры тәэсир итә. Химик утау, корткычларга каршы көрәш, чәчү вакытында энергия саклый торган, заманча, заман таләпләренә җавап бирүче техника куллану... Шулай да иген уңышы күпчелектә һава шартларына бәйле. Ә алар быел игенчеләргә уңай булырга охшаган.