Мәктәп укучыларында хокукый культура тәрбияләү

2022 елның 13 мае, җомга

Урыссуның 2 санлы мәктәбендә өлкән сыйныф укучылары өчен "Законнарны белмәү җаваплылыктан азат итми" дигән темага ачык дәрес үткәрелде.

Укучыларны хокук бозулар һәм мәктәп укучыларының хокукый культурасын тәрбияләү төрләре белән таныштыру максатыннан дәрескә Ютазы районы суды вәкилләре - судья Эльмира Шаһвәлиева һәм администратор Рөстәм Таҗиев чакырылган иде. Дәрес вакытында Эльмира Тимергали кызы үз һөнәренең үзенчәлекләре турында сөйләде, укучыларны “Балигъ булмаганнарның җаваплылыгы» төшенчәсе белән таныштырды. Дәрес ахырында укучылар кунакларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International