"Урыссу интернат-мәктәбе" нең 9А сыйныфы укучысы Вадим Локтев "Абилимпикс - 2022" Региональ чемпионатында катнашты һәм мактаулы 3 урынны алды.
Ярышлар "Лениногорск политехника көллияте"ДАҺБУ мәйданчыгында узды. Вадим "Коры төзелеш һәм штукатур эшләре" компетенциясендә катнашты. Укучыны технология укытучысы Гәрәев Газинур Гамбәр улы әзерләгән.