Кешенең сәламәтлеге - иң кыйммәтле әйбер, ул теләсә кайсы байлыктан кыйммәтрәк. Юкка гына : «Акчасын югалткан – бернәрсә дә югалтмаган. Вакытын югалткан – күп югалткан. Сәламәтлеген югалткан – барын да югалткан" димәгәннәр. Шуңа күрә балачактан ук үз сәламәтлегеңә сакчыл карарга өйрәтү бик мөһим.
Үзәк балалар китапханәсендә иң кечкенә укучылар өчен «Сәламәтлек иленә сәяхәт» дип исемләнгән сәламәтлек дәресе узды. Чара башында китапханәче Кадрия Заһретдинова, һәркемгә аңлаешлы формада, сәламәтлек, файдалы һәм зарарлы гадәтләр, көндәлек режимны саклау мөһимлеге турында әңгәмә үткәрде, аннан соң балаларны төрле шәһәрләрдә булып, кызыклы уеннарда, эстафеталарда, конкурсларда катнашып, сәламәтлек иленә мавыктыргыч сәяхәт кылырга чакырды. Чара кечкенәләрнең белемнәрен арттырды һәм мавыктыргыч үтте.