Метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү

2022 елның 13 мае, җомга

Якындагы сәгатьтә, 2022 елның 14 маенда, төнлә һәм иртән сакланып, Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә, күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк начараячак.

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка киңәш итә:

Томанда:

Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә

чаралары, навигация приборлары булдырырга киңәш ителә.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, кинәт тормозга басудан сакланырга кирәк. Тукталыш кирәк булганда,  тизлекне салмак кына киметү зарур. Туктаган  вакытта берничә тапкыр томоз педаленә басарга, шуның белән сезнең арттан барган машина йөртүчеләрне кисәтергә кирәк. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк.

Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренүчәнлектәге жилет кию зарур . Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International