Урыссу башлангыч мәктәбендә яңа матур традиция барлыкка килде.
Мәктәпне тәмамлаучылар, ә биредә бу дүртенче сыйныф укучылары, ата-аналар һәм укытучылар белән бергә истәлекле агач утырталар. Быел 2022 нче чыгарылыш сыйныф укучылары мәктәп территориясендә миләш үсентеләре утырттылар. Тиздән балалар өчен соңгы кыңгырау чыңлаячак һәм алар башлангыч мәктәп диварларыннан китәчәк. Әмма алар истәлеге калачак. Һәм менә, еллар узгач, урта мәктәпне тәмамлап, балалар башлангыч мәктәп бакчасына килеп, нинди кечкенә, актив һәм шат күңелле булуларын искә төшерерләр, истәлекле агач күләгәсендә утырырлар. Шулай булсын, җирдә яңа агачлар мөмкин кадәр күбрәк барлыкка килсен! Әйдәгез, балаларыбызны җимерергә түгел, ә иҗат итәргә өйрәтик! Бакчалар утыртырга, күперләр төзергә, яхшы, матур традицияләргә сөенергә ... Яңа традиция дәвам итәчәк!