Танк броне артында

2013 елның 24 июне, дүшәмбе

Танк броне артында - әлеге исем астында хәтер һәм кайгы көне уңаеннан үзәк китапханә хезмәткәрләре чара оештырдылар.  
Ә чара безнең якташыбыз, чыгышы белән Бәйрәкә-Тамак авылыннан булган Фатых Шәриповка багышланган иде, аңа 1944 елда геройлыгы,  батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелгән. Мәктәп лагерларына йөрүче балалар рәхәтләнеп өлкән лейтинант Шәриповның ничек итеп госпитальдән качып, "Татария Колхознигы" тимер юл эшелоны турында белеп алып,  туган районыннан сугышка танклар алып китүен кызыксынып тыңладылар. 
 Ә чара "Сильные духом, крепче стены" исемле мультфильм карау белән тәмамланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International