«Әкияти көн»

2013 елның 24 июне, дүшәмбе

Июннең иң матур көннәренең берсендә Балалар иҗат үзәге укытучылары "Әкияти көн" дип исемләнгән күңел ачу чарасы оештырдылар. Әлеге чара Урыссуда яшәүче кечкенәләр һәм бистәбез кунаклары өчен иде. Балаларга үзәктә эшләүче апалары һәм абыйлары әкият дөньясын гиздерделәр, әкияти персонажлар белән таныштырдылар. Укымышлы песи белән җырлар җырладылар, Кикимора белән әкият геройларын искә төшерделәр, приведение белән табышмакларга җавап эзләделәр, Патшабикәнең күңелен күтәрделәр, Йорт иясе Кузя белән аш пешерделәр, Мальвина белән мәсьәләләр чиштеләр, укыдылар. Балалар уеннарда катнашып яхшыны яманнан аерырга өйрәнделәр. Ә укытучылар балаларга тагын да күбрәк кызыклы һәм мавыктыргыч китаплар укырга тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International