Ел саен үткәрелә торган «Халисә» конкурсында катнашучыларның географиясе киңәя, бу аңа карата бөтен Россия буенча катнашучыларның зур кызыксынуы турында сөйли.
Бүген, 2022 елның 15 маенда Ютазы районының Урыссу бистәсендә хатын-кызлар арасында Коръән уку буенча Бөтенроссия конкурсы уза. Әлеге чарага ТР мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров килде, аны Ютазы районы башлыгы урынбасары Закуан Ильясов һәм ЮМР имам-мөхтәсибе, ТР көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин каршы алды.
Конкурс мөселман хатын-кызларын Исламны ихлас өйрәнүгә тарту, чын ниятләрне раслау, шулай ук белем дәрәҗәсен күтәрү һәм киләчәктә Коръәнне яттан өйрәнүгә омтылышны үстерү максатыннан үткәрелә.
Конкурс башланганчы катнашучыларны Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллин сәламләде.
- Без сезне кунакчыл Ютазы җирендә сәламләвебезгә шатбыз, - диде Аяз Шәфигуллин, - катнашучыларның географиясе һәм саны елдан-ел арта баруы сөендерә, бу конкурсның популярлаша баруын күрсәтә.
Шулай ук район башлыгы үз балаларын конкурска алып килү мөмкинлеге һәм чаралары тапкан яшь катнашучыларның әти-әниләренә дә рәхмәт белдерде.