«Татнефть» ГАҖ призларына Россия Федерациясенең 51 субъектыннан 293 спортчы катнашты.
Татарстан Республикасы данын 11 команда яклады: Казан, Әлмәт, Бөгелмә, Баулы, Урыссу, Чистай, Түбән Кама, Яр Чаллы, Яшел Үзән, Лениногорск һәм Азнакай командалары.
Тимур Фәрраховны котлыйбыз ул призлы урын яулады. Афәрин!!!
Тантаналы чарада катнаштылар:
Тимур Дмитриевич Нагуманов - Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт районы башлыгы.
Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин - Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе, Татарстан Республикасы спорт көрәше Федерациясе Президенты, Советлар Союзының спорт мастеры
Алексей Владимирович Мишин – Россиянең грек-рим стилендәге көрәшчесе. 2004 елның Олимпия чемпионы, 2007 елда дөнья чемпионы, алты тапкыр Европа чемпионы.
Николай Алексеевич Монов - дөнья чемпионаты призеры, Европа чемпионы, командада дөнья Кубогы иясе, Россия чемпионы, Россиянең атказанган спорт мастеры. 21 яшькә кадәрге грек-рим көрәше буенча Россия җыелма командасының өлкән тренеры.
Алексей Иванович Колесников - дөнья Кубогы призеры. Россия Чемпионы. Россиянең атказанган спорт мастеры.
Николай Иванович Иньков - классик стильдә Совет көрәшчесе, Европа чемпионатлары чемпионы һәм призеры, дөнья Кубогы призеры, СССРның атказанган спорт мастеры, Россиянең атказанган тренеры (2000)
Гомәр Кәрим улы Яруллин - «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыятенең профсоюз комитеты рәисе
Ринат Илдус улы Шәфигуллин – “Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары
Рөстәм Рим улы Вяльшин - Россия спорт көрәше федерациясе вәкиле.
Шулай ук башка дәрәҗәле кунаклар һәм спорт ветераннары да катнашты.