Иске Урыссу урта мәктәбендә ташландык материалдан киемнәр модельләрен күрсәтү - «Эко - Мода 2022» - гаҗәеп бәйрәм булып узды.
Тамашачылар хөкеменә кул астындагы чаралардан искиткеч костюмнар (чүп-чар өчен пакетлар, гәҗитләр, обойлар, капчыклар һ.б.) тәкъдим ителде. Яшь модельләр бик тырыштылар – оригиналь киемнәрен күрсәттеләр, ә тамашачылар аларны көчле алкышларга күмделәр. "ЭкоНурчыклар"отряды гадәттән тыш иҗади сәләт, фантазия күрсәтеп, бәйрәм әзерләде.
Костюмнар әзерләгәндә кулланылган материалларның һәм образларның төрлелеге шаккатырды.
Алар чын бәйрәм оештырдылар, анда күңелле музыка яңгырады, костюмнар күрсәтү дефиле формасында оештырылган иде.
Иске Урыссу мәктәбендә мәктәп укучыларына экологик культура тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Бу процесс мавыктыргыч, җәлеп иткеч булсын өчен, "ЭкоНурчыклар" отряды төрле эш формалары куллана.