Похвистнево шәһәрендә Ю. Б. Потапов истәлегенә багышланган самбо буенча ачык шәһәр турниры үткәрелде, анда Россиянең унике шәһәреннән 200 дән артык спортчы катнашты.
Ютазы районы укучылары янә яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр:
2008-2009 елларда туган яшүсмерләр арасында Сәгыйть Ярков 3 урынны яулады; 2010-2011 еллардагы яшь төркемендә Имиль Вахитов 3 урынны алды; 2012-2013 еллардагы яшь төркемендә Раян Фәттахов 2 урынга лаек булды.
Кызлар арасында 2012-2013 нче елларда туучылар яшь төркемендә Алсу Авзалова 3 урынны яулады.
Район данын лаеклы яклаган малай-кызларга һәм тренерлар составына рәхмәт. Уңышлар һәм яңа җиңүләр!