Һава шартлары салкын һәм юеш тору сәбәпле, район җитәкчелеге Урыссу поселогының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә җылылык бирүне торгызырга карар кылды.
Район башлыгы Аяз Әдипович билгеләп үткәнчә, җылылык бирү сезоны рәсми рәвештә тәмамланган булса да, һава торышы үз төзәтмәләрен кертте. Бюджетка өстәмә йөкләнеш - әмма балаларның сәламәтлеге мөһимрәк.