Заводка мавыктыргыч экскурсия

2022 елның 17 мае, сишәмбе

Урыссу интернат-мәктәбе укучылары һөнәри юнәлеш бирү кысаларында "Электросоединитель"АҖгә экскурсия белән бардылар.

Балалар завод музеенда, актлар залында һәм җитештерү цехларында булдылар.

Производствога өйрәтү мастеры Александр Чесноков балаларга заводның тарихы турында сөйләде, куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрде, аннан соң балалар цехта булдылар.

Укучыларга экскурсия бик ошады, бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр күрделәр һәм белделәр.

Һөнәр сайлау - иң мөһим һәм актуаль сорауларның берсе, аны малайлар һәм кызларга һичшиксез хәл итәргә кирәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International