"Ютазы таңы" һәм "Ютазинская новь» район газетасына 2022 елның 2нче ярты еллыгына язылу кампаниясенең иң кызган чагы.
Район тормышын барлык нечкәлекләре белән белергә телисезме? Моның өчен сезгә, һичшиксез, район газетасына әбунә рәсмиләштерергә кирәк. Сез моны почта элемтәсе бүлекләре аша, шулай ук редакциягә мөрәҗәгать итеп эшли аласыз. Ә үзегез редакциягә яки почта бүлегенә килә алмасагыз, 2-86-77 номеры буенча шалтыратырга була һәм без сезгә подписка рәсмиләштерәчәкбез.
«Ютазы таңы» газетасына язылып, бүләкләр ала алган әбунәчеләргә уңай туры килде бит!
Поселокта яшәүчеләр «Ютазы таңы» яки «Ютазинская новь” район газеталарына язылып бүләкләр ала алалар. Бу акция май ахырына кадәр дәвам итәчәк.