Ак халатлы фәрештәләр

2022 елның 18 мае, чәршәмбе

Пациентның кәефе һәм сәламәтлеге турыдан-туры шәфкать туташларының профессиональлегенә һәм үз эшенә яхшы мөнәсәбәтенә бәйле. Әлбәттә, «ак халатлы фәрештәләргә" рәхмәт белдерү өчен махсус дата көтәргә кирәкми, тик шулай да андый көн бар. Узган атнада, 12 майда, Халыкара шәфкать туташы көне билгеләп үтелде.

- Шәфкать туташы ия булырга тиешле төп сыйфатлар -  ул, әлбәттә, үз һөнәренә мәхәббәт, пациентка һәм хезмәттәшләренә ихтирамлы мөнәсәбәт, ярдәм итәргә омтылу, әдәплелек, сабырлык, игелеклелек, югары профессиональлек дәрәҗәсе. Безнең шәфкать туташларыбыз бу сыйфатларга ия һәм Урыссу үзәк район хастаханәсенең горурлыгы булып торалар. Сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм, - дип мактады хезмәттәшләрен Урыссу РҮХ поликлиникасы мөдире Надежда Михайловна Малыгина.

 

Урыссу үзәк район хастаханәсендә җаваплы, сабыр, игелекле һәм елмаеп кына торган шәфкать туташлары эшли. Безнең хастаханәдә яшь буын өчен шәфкать туташлары эшенең үрнәге һәм өлгесе булып торган кешеләр  бар. Нәкъ менә шушы шәфкать туташлары, үз һөнәрләренә чын күңелдән бирелгәннәр турында газета битләрендә сөйләргә телибез дә.

Гөлсирә Баһауова һәм Зөлфия Фәррахова Урыссу сырхауханәсендә кырык елга якын эшлиләр, югары  шәфкать туташы категориясенә ияләр.

 

Аларның һөнәри осталыгының сере нәрсәдә, шәфкать туташлары эшендә нинди сыйфатлар ярдәм итә - бу хакта мин алар белән әңгәмә вакытында белдем. Шәфкать туташлары тыйнаклык күрсәттеләр, дулкынландылар, шулай да үзләре турында сөйләделәр һәм сорауларга җавап бирделәр.

 

Гөлсирә Мансур кызын поликлиникада ярдәмчел, авыруларга якын килә белү сәләте өчен югары бәялиләр һәм хөрмәт итәләр. Өлкән шәфкать туташы Наталья Насыйрова аны пациентларга игътибарлы, тырыш, тәртипле, игътибарлы хезмәткәр буларак характерлый. Ике тапкыр җитәкчелек аны район үзәк хастаханәсенең мактау грамоталары белән билгеләгән. Гөлсирәнең өлкән улы әнисе юлыннан киткән, Уфада фельдшер булып эшли икән, әнисе аның белән бик горурлана. Гаиләсе дә бик тату – яраткан ире, өч  баласы, алты оныгы бар.

- Балачакта мин табиб булырга һәм әти-әниемне дәваларга хыялландым. Хастаханәнең исе, ак халатлы шәфкать туташлары ошый иде, аларга охшарга теләдем. Һәм менә хыялым тормышка ашты. Чистай медицина училищесын тәмамлап, билгеләү буенча Урыссу сырхауханәсенә эләктем, биредә утыз елдан артык процедура бүлмәсе шәфкать туташы булып эшләдем, ике ел элек диспансерлаштыру бүлмәсенә күчтем. Үз эшемне бик яратам, һәрвакыт пациентларга карата мәрхәмәт белән карыйм. Безнең поликлиникада коллектив та бик әйбәт, - дип сөйләде Гөлсирә Мансуровна.

Яраларны бәйләү бүлмәсе шәфкать туташы Зөлфия Фаррахова үзәк район хастаханәсенең медицина персоналы һәм пациентлар арасында зур хөрмәт казанган.

Зөлфия апа бик әйбәт һәм ачык йөзле, пациентлар аны аралаша белүе, сабырлыгы, яхшы сүз белән тынычландыра алуы өчен яраталар. Эштәге уңышлары өчен районның 30 еллыгы медале белән бүләкләнгән.

- Зөлфия Галимовна - бик җаваплы, белемле белгеч. Аның белән утка да, суга да керергә була. Ул чын дус - авыр хәлдә һәрвакыт ярдәм итәчәк һәм иңен куячак. Үз эшен бөтен нечкәлекләренә кадәр белә, - кул астында эшләүче шәфкать туташы турында фикерләрен җиткерде табиб-хирург Георгий Кошелев.

Фәррахова Ястугай авылында яши икән, күп еллар дәвамында Урыссу сырхауханәсенә яраткан эшенә килә. Бөгелмә медицина училищесын тәмамлаганнан соң, билгеләү буенча безнең районга эшкә җибәрелә. Үзенең һөнәри юлын Яссытугай фельдшерлык пунктыннан башлый, аннары бала тудыру йортында эшли, һәм менә инде күп еллар, бүгенге көнгә кадәр Урыссу үзәк район хастаханәсенең яралар бәйләү кабинеты шәфкать туташы булып хезмәт куя.

- Мин үз эшемне бик яратам, чөнки кешеләргә ярдәм итү - минем тормыш багланышым. Пациентларга файда китереп, мин зур рухи канәгатьлек алам. Минемчә, начар табиб булганчы, яхшы шәфкать туташы булу яхшырак. Коллективта миңа карата ышаныч һәм уңай шартлар өчен хезмәттәшләремә һәм хастаханә җитәкчелегенә рәхмәтлемен. Яшь буынның сайлаган һөнәрләрен яратуын  һәм әйләнә-тирәдәгеләргә яхшы мөнәсәбәттә булуын телим. Эшемнән тыш, минем өчен гаиләм дә зур әһәмияткә ия. Оныкларымның өйләнешүләре, кияүгә чыгулары, оныкчыкларым белән куандырулары турында хыялланам, - дип сөйләде Зөлфия Галим кызы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International